Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Сез безгә бик кирәк...

Бүген Халыкара Өлкәннәр көне. Әлеге бәйрәмне нәкъ менә октябрь башында билгеләп узу очраклы түгелдер.

Өлкән яшькә җиткән кешенең дә тормышы көз кебек: күпме гомер узылган, бөтен “уңыш” җыелган. Инде хәзер гомер кышына кереп барыш... Менә шул кышлар һәркемнең дә җылы, якыннары янәшәсендә узсын иде. Өлкәннәр көне узган гасырда ук барлыкка килгән. Башта аны Европада, аннан Америкада, ә 80 нче еллар ахырында бөтен дөньяда билгеләп үтә башлыйлар. Ә бәйрәмгә нигез салучы ил булып Япония санала. Россиядә исә бу матур бәйрәмне 1991 елдан алып билгеләп үтелә. Хөрмәтле өлкәннәр, бәйрәмегез белән Сезне! Саулык, тагын бер кат саулык телибез. Һәр көнгә сөенеп, озак гомер итегез. Сез безгә бик кирәк!

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера