Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиянең гомуми җыелышында катнашты

Кичә Мәскәүдә ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенең гомуми җыелышында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе әгъзасы, мәдәниятара диалог буенча ЮНЕСКОның махсус илчесе, “Яңарыш...

Кичә Мәскәүдә ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенең гомуми җыелышында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе әгъзасы, мәдәниятара диалог буенча ЮНЕСКОның махсус илчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиянең гомуми җыелышында катнашты
Утырышны ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе рәисе Сергей Лавров уздырды. Ул Россиянең бу оешмага керүенә 65 ел тулуга багышланган иде.
Общее собрание Комиссии Российской Федерации по делам ЮНЕСКО. Принимает участие Государственный Советник Республики Татарстан М.Ш. Шаймиев.
Җыелыш барышында Сергей Лавров узган чор өчен эшчәнлек нәтиҗәләре турында доклад тәкъдим итте, шул исәптә Мәскәүдә март аенда Россия Президенты Владимир Путинның Оешманың генераль директоры Одри Азуле очрашуы турында.
Комиссия әгъзалары Россия һәм ЮНЕСКОның үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Общее собрание Комиссии Российской Федерации по делам ЮНЕСКО. Принимает участие Государственный Советник Республики Татарстан М.Ш. Шаймиев.
Җыелыш беткәннән соң, Минтимер Шәймиев Сергей Лавровка республикада уздырыла торган проектларга ярдәме өчен рәхмәт белдерде һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенә яңадан торгызылган тарихи шәһәрләр Болгар һәм Зөянең макетын, шулай ук “Яңарыш” фондының Хәйриячеләр китабының РФ тышкы эшләр министрының исеме кергән IX томын бүләк итте.
 

Фото: tatarstan.ru


Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: