Миңнеханов татар әдәбияты тарихы музеен туристик картага кертергә кушты
Татар әдәбияты тарихы музее һәм аңа кергән язучы Шәриф Камалның мемориаль фатиры туристларны җәлеп итүнең тагын бер ноктасы булырга тиеш. Казанның тарихи үзәгендә яңартылган музей-экспозициясен карау...
![ßþÃÂõÃâ°ÃµÃ½Ã¸Ãµ ßÃâ¬ÃµÃ·Ã¸Ã´ÃµÃ½Ãâþü àõÃÂÿÃÆñûøúø âðÃâðÃâ¬ÃÂÃâðý
à.ÃÂ. ÃÅøýýøÃâ¦Ã°Ã½Ã¾Ã²Ãâ¹Ã¼
ÃÅÃÆ÷õàøÃÂÃâþÃâ¬Ã¸Ã¸ ÃâðÃâðÃâ¬ÃÂúþù ûøÃâõÃâ¬Ã°ÃâÃÆÃâ¬Ãâ¹
àüõüþÃâ¬Ã¸Ã°Ã»ÃÅýþù úòðÃâ¬ÃâøÃâ¬Ã¾Ã¹ èðÃâ¬Ã¸Ãâð Úðüðûð](http://tatarstan.ru/file/photoreport2/view_5352107_3943447.jpg)
Экскурсоводлар Миңнехановка бинаның тарихы турында гына түгел, татар әдәбияты классигы Шәриф Камал фатирында беренче әдәби музей оештыру турында да сөйләделәр.
![ßþÃÂõÃâ°ÃµÃ½Ã¸Ãµ ßÃâ¬ÃµÃ·Ã¸Ã´ÃµÃ½Ãâþü àõÃÂÿÃÆñûøúø âðÃâðÃâ¬ÃÂÃâðý
à.ÃÂ. ÃÅøýýøÃâ¦Ã°Ã½Ã¾Ã²Ãâ¹Ã¼
ÃÅÃÆ÷õàøÃÂÃâþÃâ¬Ã¸Ã¸ ÃâðÃâðÃâ¬ÃÂúþù ûøÃâõÃâ¬Ã°ÃâÃÆÃâ¬Ãâ¹
àüõüþÃâ¬Ã¸Ã°Ã»ÃÅýþù úòðÃâ¬ÃâøÃâ¬Ã¾Ã¹ èðÃâ¬Ã¸Ãâð Úðüðûð](http://tatarstan.ru/file/photoreport2/view_5352107_3943469.jpg)
Зур экспозиция янында язучының мемориаль фатиры урнашкан - биредә Шәриф Камал гаиләсе белән 15 ел яшәгән. Татарстан Республикасы Президентына тарихи төгәллек белән торгызылган фатир интерьерлары күрсәтелде, язучының туганы Эльза Шакирова-Байгильдиева Камал әсәрләренең яңартылган басмасын бүләк итте.
![ßþÃÂõÃâ°ÃµÃ½Ã¸Ãµ ßÃâ¬ÃµÃ·Ã¸Ã´ÃµÃ½Ãâþü àõÃÂÿÃÆñûøúø âðÃâðÃâ¬ÃÂÃâðý
à.ÃÂ. ÃÅøýýøÃâ¦Ã°Ã½Ã¾Ã²Ãâ¹Ã¼
ÃÅÃÆ÷õàøÃÂÃâþÃâ¬Ã¸Ã¸ ÃâðÃâðÃâ¬ÃÂúþù ûøÃâõÃâ¬Ã°ÃâÃÆÃâ¬Ãâ¹
àüõüþÃâ¬Ã¸Ã°Ã»ÃÅýþù úòðÃâ¬ÃâøÃâ¬Ã¾Ã¹ èðÃâ¬Ã¸Ãâð Úðüðûð](http://tatarstan.ru/file/photoreport2/view_5352107_3943501.jpg)
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов музейның китап фондларын, балалар өчен махсус интерактив бүлмәне һәм яшьләр өчен коворкинг залын карап чыкты. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, яңартылган музей комплексы Казанның тагын бер туристик маршруты булырга мөмкин.
Экскурсия йортның беренче катында тәмамланды. Биредә китап кибете бар, шулай ук иске типография станогы урнаштырылган.
Фото: tatarstan.ru
Добавить комментарий