Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Сидякин ТФБ кертемчеләренә җир бирү турында: Тәнкыйтьләү җиңел ул

Дәүләт Думасы депутаты банк кертемчеләренә ярдәм системалы булырга тиеш, дип белдерә.Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин Татарстан Хөкүмәтенең Татфондбанк кертемчеләренә ярдәм фондын булдырудагы...

Дәүләт Думасы депутаты банк кертемчеләренә ярдәм системалы булырга тиеш, дип белдерә.



Депутат фикеренчә, төбәк хакимиятенең әлеге тәкъдимен каты тәнкыйтләргә кирәкми, чөнки проблеманы чишүдә вариантлар күп түгел. Аның сүзләренчә, кертемчеләргә ярдәм фонды проекты шактый вакыт эшләнеп килә һәм ул ашыгыч рәвештә кабул ителгән карар түгел.
Дәүләт Думасы депутаты  зыян күргән кертемчеләргә суд аша акчаларны кайтаруның Иминият кертемнәре агентлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән механизмы бернинди гарантия бирмәвен, шунлыктан әлеге проблеманы хәл итүдә дәүләт алымын булдыру кирәклеген җиткерә.
Искәртеп үтик, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бөлгән банк кертемчеләренә ярдәм итүнең яңа механизмын 26 апрельдә үк Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда җиткергән иде. Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында банкларның зыян күргән кертемчеләренә җир кишәрлекләре бүлеп бирү карары кабул ителүен дә искә төшерәбез.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера