Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Синоптиклар яшен, боз һәм көчле җил турында кисәтә

Синоптиклар Татарстан һәм аның башкаласында яшәүчеләр өчен яшен, боз һәм көчле җил турындагы фаразларын озынайттылар. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, 3 июльд...

Синоптиклар Татарстан һәм аның башкаласында яшәүчеләр өчен яшен, боз һәм көчле җил турындагы фаразларын озынайттылар. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, 3 июльдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һәм Казанда яшен, 17-22 м/с тизлек белән исүче көчле җил һәм боз авуы көтелә.
Киләсе төндә һәм 3 июльдә көндез Казанда көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк, яшен вакытында җилнең көче 17-22 м/с кадәр артачак. Төнлә һаваның минималь температурасы +21-23 градус булачак. Көндез терекөмеш баганалары +30-32 градуска кадәр күтәреләчәк.
ТР буенча төнлә 18-23 градус җылы булачак. Көндез максималь температура – +30-35 градус.
 
KZN.RU

Добавить комментарий

Тема номера