Синоптиклар көчле буран турында кисәтә
18 декабрьдә, Татарстан территориясендә һава шартларының кабат начарлануы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Дүшәмбе төнендә һәм иртәсендә республикада, шул исәптән Казанда да, 15-17 м/с кадәр тизлектә көчле җил исәчәк. Шушы вакытка ук күз күреме 1000 метрдан кимрәк булган буран фаразлана.
Моннан тыш, төнге һәм көндезге сәгатьләрдә төбәк юлларында бозлавык сакланачак һәм юлларга кар ятачак, дип билгеләп үтә метеорологлар.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/sinoptiklar-buran-sabaple-kuz-kureme-nacarlanu-ham-yullarny-kar-basu-turynda-kisata-5880618
Добавить комментарий