
Сливадан тәмле кайнатма!
Хәерле көн, дуслар. Яңа эш атнасын башлыйбыз. Инде күпләр җәйге яллардан эшкә чыгадыр. Яңа көч белән, куанып хезмәт итик!
18 августа 2025
Бакчаларда слива өлгерә башлады. Әйе, вакыты җитә бит. Бу тәмле җимешне күпләр ярата. Быел аның уңышы мулдан, шулай бит? Танылган аш-су остасы, блогер Мәрьям ханым Миннегулова сары сливадан менә нинди кайнатма ясый икән:
“Төшләреннән арындырганнан соң 3 кг сары сливага 1кг 300 гр шикәр комы салып төнгелеккә калдырам. Иртән торгач 10 минут кайнатып алам, күбеген җыеп атам. Аннан аны суытам. Шуңа тагын 1 кг 300 гр шикәр комы салып 15 минут кайнатам. Күбеге чыкса җыеп атарга киңәш итәм. Газны сүндереп кайнар килеш тагын 1 кг 300 шикәр комы салып болгатып куям. Шикәр комы эреп беткәннән соң кайнатма әзер дигән сүз.
Бик тәмле була!”
Добавить комментарий