Социаль челтәрләрдә «Татмедиа» басмалары сәхифәләренә язылучылар саны 1,5 миллионга җиткән
2018 елда социаль челтәрләрдә «Татмедиа» АҖ басмалары сәхифәләренә язылучылар саны 1,5 миллион кешегә җиткән. Әлеге уңайдан Instagram социаль челтәре (147 процент) барысын да уздырган. Бу хакта «Татар...
Хәзерге вакытта холдингның барлык редакцияләре дә яңалыклар һәм редакция контенты белән уртаклашырга мөмкинлек бирә торган барлык популяр социаль челтәрләрдә дә тәкъдим ителгән. Статистика күрсәткәнчә, «ВКонтакте»да язылучылар саны – 40, «Одноклассники» социаль челтәрендә – 56, Facebook та – 89, YouTube видеохостингында – 107, Instagram социаль челтәрендә 147 процент тәшкил иткән.
- «Татмедиа» АҖ – Татарстан Республикасындагы иң зур төбәк медиакомпаниясе. Акционерлык җәмгыяте структурасына 98 район, шәһәр һәм республика газетасы, 14 журнал, 17 телеканал, 10 радиоканал, интернет челтәрендәге 72 сайт һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы керә.
"Татар-информ"
Добавить комментарий