Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Сөйләшергә дә өндәмәсеннәр...

Республикада телләр белән бәйле вазгыять кискенлеген җуймый, ни кызганыч, сәясиләшә генә бара. Шушы шартларда Интернетта – социаль челтәрләрдә тынлыкка өндәүче игълан һәм видеоролик пәйда булды. Ул бе...

Республикада телләр белән бәйле вазгыять кискенлеген җуймый, ни кызганыч, сәясиләшә генә бара. Шушы шартларда Интернетта – социаль челтәрләрдә тынлыкка өндәүче игълан һәм видеоролик пәйда булды. Ул бер төркем татар яшьләренең ситуациягә башка ракурстан мөнәсәбәтен чагылдыра.
Телләре югалырга торган дөньядагы барлык халыкларга мөрәҗәгать итәбез. Карагыз, болар - башкортлар, якутлар, чувашлар, удмуртлар, татарлар! Аларның бердәнбер милли билгеләре калды, ул - тел. Туган телсез дөнья нинди ул?
3 ноябрь, 15.00-16.00 - дөнья буйлап тынлык сәгате. Син дә кушыл, чөнки иртәгә синең халкын телсез кала ала. Сакла ана телеңне!
1. Син тынлыкны үзең саклый аласың. Эштә - хезмәттәшләреңә, өйдә туганнарыңа бу хакта аңлат.
2. Моны перформанс рәвешендә ачык мәйданда яки ниндидер галереядә, сәүдә үзәгендә үткәрергә була.
3. Берничә кеше җыелып, ниндидер бүлмәдә яки ачык һавада, бергә, тын гына, тел хәле турында уйланырга мөмкин.
4. “Тынлык”ны Инстаграм, Фейсбук, ВКонтакте челтәрләрендә туры эфирга чыгарырга була.
Рәдиф Кашапов, автор-башкаручы, «Собака.ru» редакторы:
- Ни өченме? Чөнки тынлык кычкырудан куркынычрак. Митингларда мине куркыта торган нәрсә – кемдер һәрвакыт үз ягына тарта, гауга чыга. Тынлык көчне күрсәтә, тынлык ул – бөртөрле. Хәзерге вакытта бер кеше өчен бер сәгать дәшми тору - зур бер адым. Безгә сөйләшмәскә ирек бирмәсәләр, сөйләшергә дә өндәмәсеннәр.
Мин үзем Тынлык сәгатен кайда каршылауга килгәндә... Берничә вариантым бар: Паркта, һәйкәл янында, сәүдә үзәгендә.
Игълан өч телдә таратылды: татарча, русча һәм инглиз телендә.
Обращаемся ко всем народам мира, которые находятся на грани исчезновения языка.
Смотрите - это башкиры, якуты, чуваши, удмурты, татары. У них осталась одна национальная отличительная черта - язык. Мир без родного языка - каков он?
3 ноября, 15.00-16.00 - всемирный час тишины. Присоединяйся, ибо завтра твой народ может умолкнуть. Сохрани родной язык!
1. Ты можешь хранить молчание один. На работе - объяснив коллегам, дома - родным.
2. Можно сделать из этого перформанс на открытой площадке, в торговом центре.
3. Можно помолчать, собравшись где-нибудь в помещении или на воздухе, и подумав о состоянии родного языка.
4. Тишину можно показать через прямой эфир в Инстаграм, Фейсбук, ВКонтакте.
We appeal to all nations whose languages are under the threat of extinction.
Watch the video, these are Bashkirs, Yakuts, Chuvashs, Udmurts, Tatars. They have only one national distinctive feature left – their language. What will world look like without a native language? We’ll see that. Global #hourofsilence is on the 3rd of November at 15.00-16.00. Join us, because your nation may become dumb tomorrow. Save your native language!
1. You can keep silence alone. At least, explain everything to your colleagues and relatives.
2. You can make a performance out of this in an open area or in a shopping centre.
3. You can keep silence with your frineds, meeting somewhere indoors or outside, thinking about the state of your native language.
4. Silence can be shown through live broadcast in Instagram, Facebook, VKontakte.
#тынлыксэгате #тынлыксәгате #частишины #hourofsilence

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: