Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Соңгы тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 9 мең тоннадан артык кар чыгарылган

Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартуга 321 юл эшчесе һәм 306 берәмлек махсус техника, шул исәптән 61 катнаш юл машинасы, 66 трактор щеткасы, 86 үзбушаткыч, 46 фронталь төягеч, «Барсик» минит...

Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартуга 321 юл эшчесе һәм 306 берәмлек махсус техника, шул исәптән 61 катнаш юл машинасы, 66 трактор щеткасы, 86 үзбушаткыч, 46 фронталь төягеч, «Барсик» минитөягеч һәм башка төр техника чыгачак.
Карны чыгару 2 нче Азино, Айдаров, Бауман, Беломорск, Большая, Бондаренко, Волгоград, Габишев, Груздев, Зәкиев, Карбышев, Габдулла Кариев, Коллектив, Короленко, Ломжа, Меридиан, Новаторлар, Павлов, Парк, Приволжская, Сибгат Хәким, Чехов, Чистай урамнарыннан, шулай ук Фатыйхан Әмирхан, Камалеев, Ямашев проспектларыннан һәм башка участоклардан башкарылачак.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 9225 тонна кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруга 591 махсус техника һәм 368 юл эшчесе җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
Шәһәр юлларында соңгы тәүлек эчендә 642 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган. Сезон башыннан юл хезмәтләре 24 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.
 
KZN.RU

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: