Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

1 ноябрьдән барлык сөт продукциясе "Меркурий" системасында тикшерелә башлаячак

Татарстанда 1 ноябрьдән "Меркурий" системасында барлык сөт продукциясенә электрон ветеринария документлары рәсмиләштерелә башлаячак. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә ТР Министрлар Кабинеты каршында...

Татарстанда 1 ноябрьдән "Меркурий" системасында барлык сөт продукциясенә электрон ветеринария документлары рәсмиләштерелә башлаячак. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
2019 елның 1 ноябреннән "Меркурий" системасында әче сөт продукциясе, эчәргә яраклы сөт (югары температурада эшкәртелгән, сәнәгать юлы белән җитештерелеп, упаковкага салынган), туңдырма, каймак, йогурт, кефир, катык, эремчек кебек продуктлар тикшереләчәк.
"Эшкәртүче предприятиеләргә учет системасын "Меркурий" системасы белән берләштерүне киңәш итәбез. Бу электрон сертификатлар булдыру процессын автоматлаштыру өчен кирәк", - диделәр матбугат хезмәтеннән.

"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: