Дәүләт торак фонды социаль ипотека өчен түләүгә ана капиталын кабул итәчәк
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды социаль ипотека килешүләре буенча бурычларны түләү хисабына ана капиталы акчаларын кабул итүне яңадан башлап җибәрде. Түләү механизмы ик...
«Югарыда күрсәтелгән шартларга туры килгән һәм социаль ипотека килешүе буенча бурычларын ана капиталына сертификат белән түләргә теләгән гаиләләр фондның төбәкара вәкиллекләренә чакырыла», - диделәр матбугат хезмәтендә.
Мөрәҗәгать иткәннән соң, социаль ипотека алучыларга документлар пакеты биреләчәк. Әлеге документларны бирү 14 яшьтән өлкәнрәк барлык катнашучыларның сертификат хуҗасы исеменә язмача гаризасы нигезендә башкарылачак.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды Татарстанда торак төзелеше буенча дәүләт программаларының операторы булып тора. Шул исәптән фонд социаль ипотека һәм авария хәлендәге фондта яшәүчеләрне күчерү программасы буенча торак төзи.
"Татар-информ"
Добавить комментарий