Советлар Союзы Героен зурлап...
Хәерле көн, дуслар! Озын ялларның беренче көне ничек уза? Бәйрәм рухы сизәсезме? Бүген республиканың һәр авылында диярлек Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп узалар. Һәйкәл янында мәктәп укучылары почет каравылында тора, чәчәк бәйләмнәре салына, җырлар яңгырый... Күңелле һәм шул ук вакытта ямансу да бәйрәм бу.
Апас районы Урта Балтай авылында бүген Советлар Союзы Герое Абзалов Рем Абзал улына һәйкәл ачылды. Тантаналы чарага кунаклар күп кайткан иде. Алар арасында якташлары, ТР халык җырчысы Илсур Сафин, Казандагы Апас якташлык җәмгыятенең җитәкчесе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев һәм башкалар бар иде. Балтайлылар авылдашлары Рем Абзал улы белән чын күңелдән горурлануын тагын бер кат раслады.
Ә сезнең авылның Геройлары кем?
Добавить комментарий