Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Спорт объектлары төзү буенча Казан Россия күләмендә беренче өчлектә бара

Казанда дөньякүләм әһәмиятле спорт ярышлары үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылган. Шәһәр спорт объектлары төзү буенча беренче өчлектә бара. Бу хакта IT-паркта – чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә...

Казанда дөньякүләм әһәмиятле спорт ярышлары үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылган. Шәһәр спорт объектлары төзү буенча беренче өчлектә бара. Бу хакта IT-паркта – чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә Россия Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Милләтләр эше комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов әйтте.
"Татарстаныбызда сәламәт яшәү рәвешенә һәм спортка зур игътибар бирелә. Казанда спорт объектлары күп төзелә, шуңа күрә без беренче өчлектә барабыз. Соңгы елда гына да федераль программалар ярдәмендә республикабызда бик күп спорт корылмалары төзелде, алар барысы да заманча техник чаралар белән җиһазландырылган", - диде ул.
ПК Ильдара Гильмутдинова «Государственные программы и проекты по поддержке студенческого спорта»
Илдар Гыйльметдинов югары уку йортлары, вузлар каршында спорт объектлары төзү матди базаны ныгытуга һәм студентлар спортын үстерүгә зур мөмкинлек бирә, дип саный. "Казанда һәм Чаллы шәһәрендә урнашкан Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе уңышлы гына эшләп килә. Хәзер анда чит илдән килгән студентлар да белем ала. Академия физик культура укытучыларын, тренерлар, физкультура-дәвалау реабилитацион үзәк хезмәткәрләре, спорт менеджерлары, профиль үзәге җитәкчеләре, спорт чараларын оештыручылар, туризм һэм сервис өлкәсе буенча белгечлекләр әзерли", - ди билгеләп узды ул.

“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера