Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Студентларның фәнни берләшмәләренә үсеш өчен грант биреләчәк

Акчаны фәнни бергәлек әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтү һәм өстәмә белем алу өчен кулланырга мөмкин булачак.Россия Хөкүмәте студент фәнни берләшмәләренә ярдәм итәчәк. 2022 елдан алар үсеш өчен биш мил...

Акчаны фәнни бергәлек әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтү һәм өстәмә белем алу өчен кулланырга мөмкин булачак.
Россия Хөкүмәте студент фәнни берләшмәләренә ярдәм итәчәк. 2022 елдан алар үсеш өчен биш миллион сумга кадәр грантлар ала алачак.
Субсидияләр бирү кагыйдәләрен премьер-министр Михаил Мишустин раслады. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Грантларны фәнни конференцияләр, дискуссия клублары, күргәзмәләр, семинарлар оештыру, шулай ук фәнни бергәлек әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтү һәм өстәмә белем алу өчен кулланырга мөмкин булачак.
Дәүләт һәм коммерция вузларының студент коллективлары федераль ярдәм алу конкурсында катнаша ала. Сайлап алуны Мәгариф һәм фән министрлыгы елына ике тапкыр үткәрә.
Тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/science/17-02-2022/studentlarny-f-nni-berl-shm-l-ren-sesh-chen-grant-birel-ch-k-5849488

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: