Суыта...
Суытты. Ә иртәгә һәм алдагы көннәрдә тагын да суытачак. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, төнлә температура -26, ә көндез -25 булачак. Ә урыны белән термометр баганалары -30, -35 градуска кадәр җитәргә мөмкин.
22 гыйнвар 2026
Шул уңайдан ТР Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә ерак сәфәрләрдән тыелырга киңәш итә. Көчле салкында техника сафтан чыгарга мөмкин һәм юл-транспорт һәлакәтләре куркынычы да арта. Түбән температурада иң зур куркыныч – дизель ягулыгында йөрүче автомобильләргә. Автоинспекторлар юлга чыгар алдыннан машиналарны җентекләп тикшерергә киңәш итә. Ә инде җәяүлеләрне һава торышына карап киенергә чакыра.
Өшегән очракта...
Тән өшү билгеләре: бу урын сизгерлеген югалта. Кайчак ул чәнчеп, чеметкәләп тә торырга мөмкин. Беренче дәрәҗәдәге өшү вакытында бу урын агарып чыга. Икенче дәрәҗәсе күзәтелгәндә, өшегән урында кабырчыклар барлыкка килә. Өченче дәрәҗәдәге өшү вакытында исә ул урыннар кара янып чыга.
Мондый вакытта беренче ярдәм: өшегән кешене иң элек җылы урынга урнаштыру зарур. Туңган җирне акрынлап кына җылыта башларга кирәк. Кул-аяклар өшесә, су температурасын аз-азлап арттырып, аларны ваннада яки табакта җылытырга була. Аннан соң 30 минут дәвамында массаж ясау киңәш ителә.
Бөтен җире өшегән кешене исә – җылы одеялга төрергә, өшегән урынны җылылыкны үткәрми торган мамык һәм марля белән урап куярга кирәк. Зыян күрүчегә күп итеп җылы су яки чәй эчерергә дә онытмагыз. Әлбәттә, кичекмәстән «Ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк.
Добавить комментарий