Швед журналисты Казанның чисталыгына сокланган
Футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында Казанга килгән швед журналисты Джохар Бен Джелюль Казанның чисталыгына сокланган. "Казан Чемпионат кабул итә торган Россия шәһәрләренең тырыш олы апасы ролен б...
Джохар Бен Джелюль шәһәргә багышлап язган мәкаләсендә үзенең хис-кичерешләре хакында сөйләгән. Журналистны «Казан Арена» стадионы янындагы территориянең бик чиста булуы сокландырган. "Биредә җирдән алып ашап була", - дип язган ул.
«Казан – искиткеч шәһәр! Нигездә, футбол буенча Дөнья чемпионатына килгән җанатарлар йөри торган үзәк урамнарда бер чүп юк, алар чын мәгънәсендә ялтырап тора», - дип яза ул үзенең мәкаләсендә.
Моннан тыш, аның сүзләренчә, шәһәрдә «Инстаграм социаль челтәрендә лайклар җыю өчен махсус булдырылган» урыннар да күп.
«Татар-информ»
Добавить комментарий