Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Сынлы сәнгать музеенда “Футбол төне”ндә совет чоры матчларыннан экспонатлар куйганнар

Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать музеенда “Футбол төне”ндә совет чоры матчларыннан экспонатлар күрсәткәннәр. Бу хакта бүген IT- паркта Дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә музей директоры Р...

Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать музеенда “Футбол төне”ндә совет чоры матчларыннан экспонатлар күрсәткәннәр. Бу хакта бүген IT- паркта Дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә музей директоры Розалия Нургалиева хәбәр итте.

Розалия Нургалиева әйтүенчә, Чемпионат башланганнан бирле, музейга килүчеләр саны ике тапкыр арткан. Музейда пейзаж сәнгатенең дә, портрет сәнгатенең дә матур үрнәкләре бар. Музейда “XVI –XX гасыр башында рус сынлы сәнгате” экспозициясе, XX гасыр башының “рус авангарды” коллекциясе, Вера Вильковиская (1890–1944). Сәнгать. Графика. «Московские казанцы» проекты, 1970 – 1980 елларның “После оттепели” күргәзмәсе, Наилә Кумысникованың күн мозаика буенча күргәзмәләре эшли. Николай Фешин, Бакый Урманче даими экспозицияләре тәкъдим ителгән. “Бакый Урманче иҗатына кызыксыну зур. Бу проектны эшләп, без аның бөтен сәнгатен тәкъдим итәбез. Бакый Урманченың нинди шәп рәссам булуын аңлыйбыз”, - диде музей директоры.
Розалия Нургалиева “Футбол төне”ндә совет чоры матчларыннан экспонатлар куйганнарын әйтте. 2016 елда без “Гол” проектын тәкъдим иткән идек. “О, спорт, ты мир” коллекциясен дә әзерләгән идек. Безгә бу тема бик якын. Безгә, ХХ гасыр кешеләренә, элекке комментаторлар, элекке футболчылар белән бәйле тарих, истәлекләр кызык”, - диде ул.
“Футбол төне”ндә кеше күп килгән, алар барлык мәйданчыкларны йөреп чыккан. Музей директоры сүзләренчә, Европа кешеләренә рус авангарды коллекциясе яхшы таныш. "Алар аны хәтта Россия кешеләреннән дә яхшырак белә дип әйтергә була", - диде ул.
Розалия Нургалиева Россия тарихына, борынгы рус сәнгатенә хәзер игътибар зур булуын искәртте. “Кешеләр аңларга тели: Россиягә карата кискен караш, негатив бар, ә сәнгать башка нәрсә турында сөйли. Агрессив илләрдә кызыклы проектлар тумый, бездә алар бар. Әлбәттә, рус сәнгате кызык. Айвазовский кемне битараф калдырыр? Шулай ук, чит ил кешеләренә патшалар портретлары һәрвакыт кызык”, - дип ул патшалар тарихына игътибар зур булуын әйтте.
 
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: