Төркиядә Фатих Әмирхан әсәрләре буенча фәнни хезмәт якланган
Төркиянең Кастамону университеты магистранты, яшь галимә Кюбра Шәйма Айдын Фатих Әмирханның «Тигезсезләр» һәм «Яшьләр» пьесаларын анализлаган. Ул бу әсәрләрне иң элек төрекчәгә тәрҗемә иткән.«Фатих Әм...
24 февраля 2022
«Фатих Әмирхан әсәрләрен диссертациямнең темасы итеп фәнни җитәкчем Самәт Азап тәкъдим итте. Татарчаны үзлегемнән өйрәндем. Мин укыган университетта безгә татар теле дәресләре кермәде. Шунлыктан пьесаларны тәрҗемә итү җиңел бирелмәде», — дип сөйләде ул «Татар-информ» ның Төркиядәге хәбәрчесенә.
Кюбра Шәйма Айдын
Галимә XX гасыр башында татар халкының театрга карашын, сәхнә әсәрләренең татар иҗтимагый тормышындагы әһәмиятен тикшергәндә 1926 елда «Төрек йорты» исемле төрек журналында чыккан хәбәрләрдән файдаланган. Анда әлеге елларда татар театр бинасы салу, татар театр мәктәбе ачу, татар опера театрын булдыру кебек театр сәнгатен борчыган мәсьәләләр телгә китерелгән.
Кюбра Шәйма Айдын фәнни хезмәтендә шул ук басмада дөнья күргән Гаяз Исхакыйның «Шимал төркиләрендә театр» дигән мәкаләсеннән кайбер фикерләргә урын биргән, күренекле язучының XX гасыр башында татар театрының милли булырга тиешлегенә басым ясавын белдергән.
Кюбра Шәйма Айдын хезмәтендә Фатих Әмирханның тормышы һәм иҗатын, пьесаларының сценарий төзелешен, персонажларын, экспозициясен, вакыйгалар үсешен, кульминациясен, чишелешләрен, диалогларын, театрның әдәбият белән мөнәсәбәтен анализлаган.
«Фатих Әмирхан — социалистик карашларын милли аң белән берләштергән язучы. Аның фикеренчә, милләте өчен хезмәт итүче һәркем, нинди карашка ия булуына карамастан, бергә эшли һәм яши торган бер дөнья ярата ала. Ул әсәрләрендә җәмгыятьнең алга баруына комачаулаган, алгарышына киртә булган бөтен әйберне иләк аша үткәреп, каләме белән җәмгыятенә юл күрсәтүче булган», — дигән нәтиҗә ясаган.
Рушания Алтай
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/24-02-2022/t-rkiyad-fatih-mirhan-s-rl-re-buencha-f-nni-hezm-t-yaklangan-5850043
Добавить комментарий