Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Табигатьнең иминлеге -  безнең кулларда

9 июль көнне “ТАТМЕДИА” АҖ  бинасында төбәк экологик күзәтчелеге эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясе узды. Әлеге конференциядә 2019 елда Татарстан Республикасында экологиянең торышы, әлеге...

9 июль көнне “ТАТМЕДИА” АҖ  бинасында төбәк экологик күзәтчелеге эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясе узды. Әлеге конференциядә 2019 елда Татарстан Республикасында экологиянең торышы, әлеге юнәлештә нинди эшләр башкарылуы һәм табигатьне саклау буенча акцияләр үткәрелүе  турында ТР экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Фаяз Шакиров сөйләде.
«2019 елда экологик күзәтчелек эшчәнлегенә килгәндә, табигать саклау законнарын 3 меңнән артык бозу очрагы күзәтелде. Хокук саклау органнары белән уртак эш барышында әйләнә-тирә мохиткә зыян китерү фактлары буенча 15 җинаять эше кузгатылды. Быел су турындагы законнарны бозуның 380 очрагы ачыкланды, шулай ук җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә закон таләпләрен бозуның 270 очрагы  теркәлде», – дип, әлеге өлкәгә караган хәлләр белән таныштырып китте Фаяз Шакиров.
Табигатьне саклау буенча бик күп операцияләр һәм акцияләр үткәрелә. Мәсәлән, «Автостоп» дип аталган, су обьектлары ярларында автомобильләрне “парковкага” калдырып китеп, су кодексын бозучыларыны ачыклау максатында уздырыла торган операция.
ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ Идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә «Саф һава» акциясе оештырыла. Әлеге акция һаваның чисталыгын  саклау кагыйдәләренең үтәлешен,  атмосферага чыгарылган пычраткыч матдәләрнең концентрациясен тикшерү эшенә юнәлтелгән.
Шулай ук Экология министрлыгының халык белән элемтәләрен ныгыту максатында иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсе эшли. Әлеге мәгълүмат алмашуның 10 төрле каналы бар. Аларга “Кайнар элемтә” дә, интернет-кабул итү дә, "Халык контроле" дә,  "Мәктәп экопатруле" һәм башка мәгълүмат системалары да керә.
Гомумән алганда, Экология министрлыгы тарафыннан табигатьне саклау, закон бозу очракларын кисәтү һәм киметү буенча барлык профилактика чаралары кулланыла. Әмма әйләнә-тирә мохитнең иминлеге һәр кешенең үзеннән тора. Әгәр дә без барыбыз да экология өчен көрәшсәк, һичшиксез җиңәчәкбез!
 
Диләрә  Талипова

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: