Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Табигатьне саклау министрлыгы Кызыл китапның яңа редакциясен раслаган

Табигатьне саклау министрлыгы Кызыл китапның яңа редакциясен раслаган. Кызыл китапның яңа редакциясендә сирәк һәм бетеп баручы хайван төрләре кергән. Ведомствода "Российская газета"га хәбәр итүләренчә...

Табигатьне саклау министрлыгы Кызыл китапның яңа редакциясен раслаган. Кызыл китапның яңа редакциясендә сирәк һәм бетеп баручы хайван төрләре кергән. Ведомствода "Российская газета"га хәбәр итүләренчә, мондый исемлекләр 1998 елдан бирле яңадан басылып чыкканы булмаган.
Шул ук вакытта кичә ведомствода илдә биологик чыганакларны һәм кыргый хайваннарны, шул исәптән Россия Кызыл китабына кертелгәннәрне, законсыз рәвештә табу һәм әйләнештә йөртүдә җаваплылык көчәйтелүен җиткергәннәр.
Тиешле закон проекты Россия Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Россия Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә эшләнгән.
Үзгәрешләр кертү "Интернет" челтәрендә кыргый хайваннарның тире, сөякләрен һәм судагы биологик чыганакларны күпләп сату белән бәйле.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: