Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Таныш булыгыз – “Илһам” ансамбле!

Хәерле көн, дуслар. Озын яллардан соң эшкә чыктыгызмы? Әллә әле сезнең яллар дәвам итәме? Казан бүген йокыдан уянды: урамда машиналар бермә-бер артты.

Ә без менә Тукай районы Яңа Бүләк авылыннан шундый видео алдык. Яңа Бүләк – татарның легендасы Илһам Шакировның туган авылы. Һәм биредә “Илһам” исемле вокаль ансамбль эшли икән. Аның җитәкчесе – Яңа Бүләк авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Нәзир Гамазетдинов. Менә ул ничек дип сөйләде: 

– Мәдәният йортында җәмәгатем Дилбәр белән эшлибез. Гомеребезне шушы өлкәгә багышлаган кешеләр без. Мәдәният йорты каршында өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә төрле түгәрәкләр эшли. Ә “Илһам” вокаль ансамбле 2022 елда оешты. Бик күңелле яшибез. Ә иң мөһиме – Илһам абый Шакировның мирасын дәвам итәбез.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера