Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Таныш булыгыз – “Мирас” ансамбле!

Хәерле көн, дуслар. Җомга мөбарәк булсын!

Конкурсыбызга килгән эшләр белән таныштыруны дәвам итәбез. Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Мирас” ансамбле бу. Ансамбльнең җитәкчесе, хәзер лаеклы ялда булган хөрмәтле мөгаллим – Фәнзилә Имамиева. Ул бүген бик яратып, бөтен тырышлыгын куеп, ансамбль кызларын җырларга өйрәтә икән. Фәнзилә ханым менә нәрсәләр сөйләде:

-Ансамбль 2019 елда оешты. Максат – милләтебезнең гореф-гадәтләрен, заман шаукымы тәэсирендә онытыла башлаган җыр-моңнарын өйрәнеп халыкка җиткерү иде. Бу максатка өлешчә булса да ирештек дип әйтә алабыз кебек. Репертуарыбызда халык жырлары, 60-70 нче елларда күпләрнең күңелендә калган көйләр бар. Ансамбльнең эшчәнлеге җырлар башкару белән генә чикләнми: "Аулак өй" , "Кыз урлау", "Капка төбе"" һәм башка күренешләрне сәхнәләштерәбез. Ничә еллар инде тамашачыларыбызга спектакльләр әзерләп, тулы заллар җыябыз.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера