
“Тар күңеллелек үзеңә зыян салу була”
Җомга көн мөбәрак булсын, дуслар! Күңелләр тарайды дип уфтанабыз. Элек бәләкәй генә өйдә дә әллә ничә гаилә яшәгән, бүген сыешмыйбыз. Тар күңеллелек нәрсә ул? “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән шул хакта сөйләштек.
25 апреля 2025
-Тар күңелле кеше иң беренче чиратта үзенә зыян китерә. Ни өченме? Моны аңларга теләсәк, тар күңеллелек артында торган кайбер сыйфатларны аерым алып карыйк. Әйтик, көнчелек. Андый кеше белән берәүнең дә аралашасы килми.
Тәкәбберлекне карыйк. Мондый кешене дә тирә-юнендәгеләр яратмый, аның дуслары булмый. Димәк, бу очракта да начар сыйфатыннан кеше үзе беренче булып зыян күрә. Тар күңеллелек тә шул. Аннан тирә-ягындагылар да зыян күрә. Шунысы да бар: начар холык, начар сыйфат, беренче чиратта кешенең үзенә зыян сала. Ул савап җыя алмый, бу аңа гөнаһ булып кына языла. Һәм шул кыямәттә аны тәмугка алып керергә мөмкин.
Добавить комментарий