
Тарихи кадрлар!
Биектау районының Дөбъяз авылында яшәүче Анита Анатольевна конкурска әнә шундый тарихи фотолар җибәрде. Кызыксынучан, тынгысыз кеше ул һәм безнең даими укучыбыз да. Анита Анатольевна менә ниләр дип язып җибәрде:
16 апреля 2025
“Дөбьяз авылы төбәк тарихын өйрәнүчеләр каталогын эшлим. Шулар арасында укытучыбыз Шакиров Хафиз Гарипович аерым игътибарга лаек. Ул фотограф та иде. Совет чорына мәктәптә эшләгән мөгаллим бик еш коллегалар да сурәткә төшергән. (Ул чакта мәктәпләрдә күбрәк Бөек Ватан сугышында катнашкан укытучылар эшләгән). Хафиз абый Дөбъяз һәйкәле янында узган һәр Җиңү бәйрәмен төшереп барган. Бүген аларның күбесе кызы Светлана Хафизовна архивында саклана. Шунысын да әйтим: бу фотоларны ул үзенең хезмәт хакы акчасына ясата торган була. Хафиз абый бүген арабызда юк, ә ул төшергән кадрлар мәңгелек истәлек булып калсын иде.
Добавить комментарий