“ТАССР төзелүгә 100 ел" медален булдыру турында законга тәкъдимнәр кабул ителә
Татарстан халкы 13 сентябрьгә кадәр республиканың яңа дәүләт бүләге – “ТАССР төзелүгә 100 ел” медален булдыруга бәйле закон проектына тәкъдимнәр кертә ала. Документ халык белән фикер алышу өчен “Ачык...
“Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында” законга үзгәрешләр кертү хакында”гы закон проекты турында сүз бара.
Закон проекты нигезендә, Татарстан дәүләтчелеген үстерүгә, аның социаль-икътисади потенциалын, милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга, мәдәни-рухи мирасны саклауга һәм арттыруга, шулай ук һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә казанышлары булган гражданнарны “ТАССР төзелүгә 100 ел” медале белән бүләкләү тәкъдим ителә.
“Закон проекты яңа дәүләт бүләген тагып йөрү кагыйдәләрен билгели: күкрәкнең сул ягында, ә гражданинның башка орден-медальләре булса, “Ана даны – Материнская слава” медаленнән соң куелырга тиеш”, - диделәр матбугат хезмәтендә.
Әлеге медаль белән бүләкләнгән гражданинга пенсиягә чыккач социаль ярдәм чаралары күрсәтеләчәк.
- 2020 елда Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 тулачак.
"Татар-информ"
Добавить комментарий