Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Заманча сәнгать галереясендә Tat Cult Lab медиаарт-лабораториясе экспозициясе ачыла

Бүген Казанда Заманча сәнгать галереясендә Tat Cult Lab мультимедиа һәм фәнни-технологик сәнгать лабораториясе экспозициясе ачыла. Эшләрне 20-нче декабрьгә кадәр күрергә мөмкин булачак.Күргәзмәдә маст...

Бүген Казанда Заманча сәнгать галереясендә Tat Cult Lab мультимедиа һәм фәнни-технологик сәнгать лабораториясе экспозициясе ачыла. Эшләрне 20-нче декабрьгә кадәр күрергә мөмкин булачак.
Күргәзмәдә мастер-класслар, концерт, медиаарт өлкәсендә Россия һәм чит ил белгечләренең, заманча сәнгать тикшеренүчеләренең, медиахезмәткәрләрнең, лабораториянең сәнгать белгечләренең һәм кураторларының ачык лекцияләре оештырылачак. Спикерлар арасында Германия, Швейцария, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килгән кунаклар чыгыш ясаячак. Чаралар программасын сылтама буенча табарга була.
Барлык лекцияләргә керү бушлай, сылтама буенча алдан теркәлү узарга кирәк. Моннан тыш, социаль челтәрләрдә лекцияләрнең онлайн-трансляциясе оештырылачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
 
KZN.RU

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: