Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Татмедиа»да иң яхшы почта бүлекләрен һәм почтальоннарны бүләкләделәр

«Татмедиа» АҖ һәм «Татарстан почтасы» почтальоннар һәм почта бүлекләре арасында үткәрелгән бәйгегә йомгак ясады, шулай ук 2019 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу буенча иң яхшыларны бү...

«Татмедиа» АҖ һәм «Татарстан почтасы» почтальоннар һәм почта бүлекләре арасында үткәрелгән бәйгегә йомгак ясады, шулай ук 2019 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу буенча иң яхшыларны бүләкләде. Акчалата бүләкләрне медиакомпаниянең басма гаммәви мәгълүмат чаралары буенча генераль директор урынбасары Әлфия Әдиятова тапшырды.
Әлеге бәйге инде 12нче тапкыр – 2013 елдан бирле үткәрелә. Бу юлы 27 почтальон һәм 26 почта бүлегенең эшенә бәя бирелде. Жюри әгъзалары җиңүчеләрне төрле категорияләр буенча билгеләде.

2019 елның икенче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Мөслим почта элемтәсе бүлегеннән Гөлнара Маннанова һәм Лариса Нуриева, шулай ук Балык Бистәсе районыннан Мәрзия Хәтимова иң яхшы авыл почтальоннары дип табылды. Азнакай почта бүлегеннән Вероника Злобина – кечкенә шәһәрнең иң яхшы хат ташучысы, Чистайдан Сәрия Әхмәрова исә иң яхшы шәһәр почтальоны булды.

Азнакай районының Урманай, Балтач районының Иске Салавыч, Мамадыш районының Дүсмәт, Кайбыч районының Олы Кайбыч һәм Мөслим районының Шуган авылы почта бүлекләре иң яхшылары дип табылды.

«Журналлар буенча иң яхшы тираж» номинациясендә Арча районының Ашытбаш һәм Мөндеш бүлекләре акчалата бүләккә лаек булды.

 

Фото: Рамиль Гали


"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: