Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татар һәм төрек галимнәре берләшә

Ш.Мәрҗани институты белән Ататөрк Тикшеренү үзәге арасында хезмәттәшлек килешүе төзелде.Татарстан Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында "Бөек рус революциясенең шәхси дөньялары" ("...


Татар һәм төрек галимнәре берләшәШ.Мәрҗани институты белән Ататөрк Тикшеренү үзәге арасында хезмәттәшлек килешүе төзелде.





Фәнни чарада Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, академик Рафаэль Хәкимов, Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән 60тан артык галим катнаша. Конференциядә Төркиянең Әнкара шәһәрендә урнашкан Ататөрк Тикшеренү үзәге (Atatürk Araştırma Merkezi) президенты Мәхмүт Али Бейхан һәм әлеге үзәкнең вице-президенты Нихат Бойукбаш чыгыш ясады. Төркиядән килгән галимнәр Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының эшчәнлеген мактап узды һәм Төркия тарихында исемнәре теркәлеп калган татар галимнәре турында фикерләрен җиткерделәр.


Презентация книги


Ататөрк Тикшеренү үзәге дөньяның төрле фәнни үзәкләре белән хезмәттәшлек итә. Нихат Бойукбаш белдергәнчә, алар халыкара проектлары фәкать төрек телендә генә алып бара. “Төрек теле дөньяда киң кулланылган 5 тел арасына кергән. Төрек телен фәнни тел буларак та саклап калу җәһәтеннән шулай эшлибез, – диде Нихат Бойукбаш. – Татарстан көчле галимнәре белән дан тота. Сезне дә үзебезнең проектларда көтеп калабыз. Безгә тәҗрибә уртаклашырга, берләшергә кирәк. Шул чакта гына халыкка хезмәт иткәндә зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин”.


Конференция барышында Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Ататөрк Тикшеренү үзәге арасында фәнни хезмәтләшлек турында килешүгә кул куелды. Төркиядән килгән кунаклар Ш.Мәрҗани институтына китаплар бүләк итте. Рафаэль Хәкимов исә, төрек галимнәренә яңа гына төрек теленә тәрҗемә ителгән “Татарика” басмасын тапшырды.

Презентация книги



"Татар-информ"


Фото: Султан Исхаков

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: