“Татар-информ”да ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган җыентыкны тәкъдим итәләр
Иртәгә, 10 апрельдә , 11.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган җыентыкны тәкъдим итүгә багышлана.Матбугат конференциясендә Тат...
Матбугат конференциясендә Татарстанның Архив эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова, Татарстан дәүләт архивы директоры урынбасары Илдар Шәфыйков, КФУның Халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты доценты, басманың автор-төзүчесе Җәүдәт Миңнуллин, КФУның Халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры, басманың фәнни мөхәррире Рамил Хәйретдинов һәм институт директоры урынбасары, басманың фәнни мөхәррире Раил Фәхретдинов катнаша.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән һәркем видеога шәрехләрдә кызыксындырган сорауларын бирә алачак.
Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.
Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.
“Татар-информ”
Добавить комментарий