Татар КВН лигасы 30 еллык юбилеен билгеләп уза!
13 ноябрь 18.00 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында татар КВН лигасының туган көне уңаеннан зур уен узачак.
11 ноябрь 2025
Чара әлеге хәрәкәтнең 30 еллыгына багышлана. Татар КВНы тарихы Яр Чаллы шәһәренә барып тоташа. Шул сәбәпле, оештыручылар юбилей уенын да автокалада билгеләп узарга ниятләгәннәр. Сәхнәдә 11 команда чыгыш ясаячак: «Әкәмәт», «Дилүс улы», «Кампи», «Мәяк», «Сәнгать ФМ», «Нәмәкәй», «Тәп-тәти», Татар КВН лигасы җыелмасы, «Әйдә, ШаяРТ!» лигасы җыелмасы, «Оба-на» (Яр Чаллы шәһәренең 84 нче лицее), «Мәхәббәт» (Яр Чаллы шәһәренең 2 нче гимназиясе). Алар арасында легендар юмористлар да, КВНның яңа буыны вәкилләре дә бар.
Дуслар белән очрашу, татар КВНы тарихындагы иң яхшы мизгелләрне искә төшерү һәм татар КВНының зур гаиләсенә килеп кушылу өчен сезне көтәләр!
Добавить комментарий