Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

"Татар кызы - 2017" катнашучылары Казанда сайлана

Җиңүчене исә Уфа каласында билгелиячәкләр.8 апрель көнне Чиләбе өлкәсендә “Татар кызы-2017” һәм “Татар егете-2017” конкурсның өлкә сайлау туры башлана. Конкурста катнашырга теләүчеләр иң элек бәйгенең...

Җиңүчене исә Уфа каласында билгелиячәкләр.


 
Мәгълүм булганча, Көньяк Уралның визит карточкасына әверелгән “Татар кызы” бәйгесе 2011 елда уздырыла башлады. Җиңүче туташка, гадәт буенча, автомобиль бүләк ителде.
Быелдан бәйге Чиләбедән “китеп”, Россия күләмендә “сәяхәт” итәчәк. Аның Россиякүләм өлеше Казанда, ә халыкара финалы Уфа шәһәрендә уздырылыр дип ниятләнә.
Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүенчә, чара быел да Халыкара статуста узачак. “Бәйгедә Татарстан кызлары да катнашачак. Аларны без республикада оештырылган зона турларыннан сайлап алачакбыз. Узган ел бездә Бөтендөнья татар яшьләре форумы үтте һәм аның кысаларында без 24 төбәктән килгән кызларны ярымфиналга сайлап алган идек. Алар Казанга Россиякүләм этапка килеп, иң яхшылар гына финалга – Уфага барачак”, – диде ул.
Данис Шакиров сүзләренчә, Татарстанда зона турлары сентябрь азагына кадәр тәмамланыр дип көтелә. Бәйгене исә октябрь айларында уздыру планлаштырыла.
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: