Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татар кызы дигәндә, күз алдыма әбием килеп баса – Казахстаннан "Татар кызы"нда катнашучы

24 октябрьдә Уфа шәһәрендә "Татар кызы – 2017" бәйгесенең җиңүчесе ачыкланачак. Татарстан данын анда Чирмешән районы Кармыш авылы кызы Гөлназ Гатина яклаячак. Энҗе мәрҗәннәр белән бизәп эшләнелгән таҗ...

24 октябрьдә Уфа шәһәрендә "Татар кызы – 2017" бәйгесенең җиңүчесе ачыкланачак. Татарстан данын анда Чирмешән районы Кармыш авылы кызы Гөлназ Гатина яклаячак. Энҗе мәрҗәннәр белән бизәп эшләнелгән таҗ өчен барлыгы 12 кыз көрәшә. Шуларның берсе – Казахстаннан Розалия Исхакова.
"Мин милли рухыбызны,татарлыкны, мәдәниятне, гореф-гадәтебезне хөрмәт итәм hәм Татарстан жирендә яшәмәсәм дә, Казахстан дигән илдә татарлар, татар гаиләләре барлыгын дәлиллисем килә. Алар татарлыкны, туган телебезне, гореф-гадәтебезне саклап, шуның барысын да киләчәк буыннарга җиткезеп яши. Минем дә шуларның вәкиле икәнемне күрсәтәсем килә", – ди Розалия Исхакова.
Казахстан чибәре сүзләренчә, аның моңа кадәр мондый бәйгеләрдә катнашканы булмаган. Аның каравы, Казанда узган V Халыкара Татар теле hәм әдәбияты олимпиадасына катнашып, Казахстан данын яклап, II урынга лаек булган.
"Татар кызы" миңа тарихи җирләрне күрергә hәм яна танышулар, кардәш татар кызлары арасында дәрәҗәм нинди икәнен күрсәтергә ярдәм итә. Үземнең бар белгәнемне күрсәтергә, белмәгәнемне өйрәнергә мөмкинлек бирә", – диде Казахстан вәкиле "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына.
"Татар кызы дигәндә, – ди Розалиа Исхакова, – иң беренче, татар телендә сөйләшә белгән, акыллы,тыйнак, камил, матур, өлкәннәрне хөрмәт иткән житез, үзе бераз хәйләкәр дә булган кыз күз алдыма килә. Шулай ук әбиемнең кыяфәте күз алдыма килеп баса. Ул киләчәк буынарга туган җиренә булган мәхәббәтне, туган телебезне, гореф-гадәтебезне җиткезә белгән".
Конкурста катнашу кыен булмады, ди Розалиа.
"Оештыручыларга рәхмәт. Горурланам hәм татар кызы булып, шул бәйгедә катнашуыма бик шатмын. Әлбәттә, җиңүгә ышанычым бар. Финалга узуым – үзе бер җиңү. Казахстан татарлары барысы да мина ышана һәм ярдәм итә", – диде "Татар кызы" бәйгесе катнашучысы.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: