Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Татарларны чәчелгән халык дип әйтү дөрес түгел – Гамирҗан Дәүләтшин

Тарих фәннәре докторы әйтүенчә, Россиянең 75 процент җире – татарларның тарихи Ватаны.Россиянең 75 процент җире – татарларның үз җире, шул сәбәпле, татарларны чәчелгән халык дип атау дөрес түгел. Каза...

Тарих фәннәре докторы әйтүенчә, Россиянең 75 процент җире – татарларның тарихи Ватаны.


Тарих фәннәре докторы әйтүенчә, тарихи яктан татар халкы Россиядә бернинди килмешәк һәм чәчелгән халык та түгел.
“Днепр елгасыннан Тын океанга кадәр җирләр – татарларның тарихи җирләре. Шул сәбәпле, татарга кагылышлы проблемаларны Татарстан гына күтәрерлек дәрәҗәдә түгел, аларны Россия күләмендә хәл итәргә тиешләр”, – диде ул.
“Мәктәпләр, башка мәдәни мәсьәләләр дә Россия күләмендә федераль бюджет белән хәл ителергә тиеш. Ул Татарстан бюджеты белән генә хәл ителә алмый. 75 процент татарларның культурасын, телен һәм башкаларны хәл итү безнең Татарстанның гына көченнән килә торган нәрсә түгел ул”, – дип белдерде Гамирҗан Дәүләтшин.
Шул ук вакытта тарих фәннәре кандидаты, Россия төбәкләренең татар проблемасын хәл итәргә алынасына ышанмавын белдереп, үзенең бу карашын күпмедер дәрәҗәдә хыял дип атады. “Бу – шулай булырга тиеш дип инану”, – диде ул.
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: