Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Татарстан» - 2 нче гимназиядә

Бүген, 28 февральдә, «Татарстан» журналының әдәби редакторы, шагыйрә Луиза Янсуар 2 нче гимназия укучылары белән очрашуда булды. Очрашу барышында 9-11 сыйныф укучылары шигырьләр тыңлады, журналыбыз сә...

Бүген, 28 февральдә, «Татарстан» журналының әдәби редакторы, шагыйрә Луиза Янсуар 2 нче гимназия укучылары белән очрашуда булды. Очрашу барышында 9-11 сыйныф укучылары шигырьләр тыңлады, журналыбыз сәхифәләре турында сөйләште, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Тора-бара очрашу җанлы әңгәмә форматына күчте һәм шул агымда дәвам итте.
Бүгенге көн фәне һәм сәнгате, иҗатта үз урыныңны табу, җәмгыятьтәге үзгәрешләр, замана кешесенең нинди булырга тиешлеге, татар теле һәм милли торышыбыз турындагы темалар кызыксындыра булып чыкты гимназия укучыларын.

Добавить комментарий

Тема номера