Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстан аша Ижауга 300 граммга якын героин алып барырга маташкан ир-ат тотылган

Татарстандагы полиция постында юл-патруль хезмәте инспекторлары шәһәрара пассажирлар ташу белән шөгыльләнә торган «Лада Ларгус» автомобилен документлар тикшерү өчен туктаткан. Пассажирларның берсе, 22...

Татарстандагы полиция постында юл-патруль хезмәте инспекторлары шәһәрара пассажирлар ташу белән шөгыльләнә торган «Лада Ларгус» автомобилен документлар тикшерү өчен туктаткан. Пассажирларның берсе, 22 яшьлек Ижауда яшәүче ир-ат, полиция хезмәткәрләрен күргәч үзен шикле тота башлый, спорт сумкасын яшерергә маташа.
Автоинспекторлар ир-атны тикшереп, аның сумкасында билгесез матдәле төенчек табып ала. Экспертиза күрсәткәнчә, төенчектә 291 грамм героин була. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекцисе хәбәр итә.
Ир-ат наркотикларны Мәскәүдә алуы турында сөйләде, яшерен координаталарны аңа мессенджерларның берсендә җибәргәннәр. Шуннан соң ул наркотикны Ижауга илтеп бирергә тиеш булган.
"Наркотиклар таратуга һөҗүм итү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Полиция хезмәткәрләре искәртеп узганча, Әгәр сез наркотиклар сатуның шаһиты булсагыз – 02, 112 телефоннарына яки ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының 291-20-02 «ышаныч телефоны» на мөрәҗәгать итегез.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: