Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстан беренчелегендә Мамадыш көрәшчеләре җиңү яулады

Татарстанның 16-18 яшьлек иң көчле көрәшче егетләре ике көн дәвамында Мамадыш районында бил алышты. 3-4 март көннәрендә Мамадыш районында 1999-2000 елда туган егетләр арасында татарча көрәш буенч...

Татарстанның 16-18 яшьлек иң көчле көрәшче егетләре ике көн дәвамында Мамадыш районында бил алышты.
 
3-4 март көннәрендә Мамадыш районында 1999-2000 елда туган егетләр арасында татарча көрәш буенча "Татарстан яшьләре" газетасы призына Татарстан беренчелеге уздырылды. Ярышларда республика район шәһәрләреннән 44 команда көрәшчеләре бил алышты.
Бил алышулар 9 авырлык үлчәвендә барды. Шуның дүртесендә келәм хуҗалары җиңү яулады.
Татарстан беренчелегенең чемпионнары – Раил Хәбибрахманов (Мамадыш), Эльмир Вәлиуллин (Мамадыш), Рөстәм Ханов (Мамадыш), Илшат Таһиров (Түбән Кама), Данис Хәкимов (Мамадыш), Данис Гәрәев (Минзәлә), Раил Сәлахетдинов (Кукмара), Нәсим Габидуллин (Арча), Ленар Әхмәтшин (Нурлат).
Командалар арасында Мамадыш – беренче, Әлмәт – икенче, Арча көрәшчеләре өченче урында.
Чыганак: "Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: