Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстан берничә айда 70 тоннадан артык электроломны эшкәртүгә җибәргән

2022 елның сентбярендә «Утильләштерү мәктәбе: электроника» экология акциясе старт алганнан соң, Татарстан 70 тоннадан артык электролом җыеп, эшкәртүгә җибәргән. Бу хакта ТР Экология һәм табигать байлыклары министрлыгы хәбәр итә.

Республикада электролом җыю даими рәвештә оештырыла. Мәсәлән, 2023 елның май азагында шундый акцияләр Казан, Буа, Питрәч һәм Яшел Үзәндә үткәрелде. Нәтиҗәдә, алты тонна электролом җыелды, алар махсус экологик комбинатка эшкәртүгә җибәреләчәк.

Киләсе акция Алексеевск бистәсендә ике көн дәвамында уздырылыр дип планлаштырыла. Аның датасы, урыны һәм вакыты министрлык тарафыннан игълан ителәчәк.

 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: