Татарстан быел Кытайга рапс маеның беренче партиясен экспортлады
Экспортка чыгарыр алдыннан рапс маен су массасы өлешенә, май кислотасы составына, ГМОга, микотоксиннар, пестицидларның, радионуклидларның, авыр металлар калдыгына һәм башка күрсәткечләргә тикшерәләр.
Тышкы базарда Кытай ягыннан Татарстанда җитештерелә торган үсемлек маена ихтыяҗ тотрыклы рәвештә зур булып кала. Үзара файдалы мөнәсәбәтләр партнерлыкны ныгыта һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Добавить комментарий