
Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Изге бакча» спектакленең премьерасын тәкъдим итә
Сюжет нигезендә Болгарны әйләндереп алган алма бакчалары турында риваять ята.Бүген Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Изге бакч...
12 декабря 2016

Бүген Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Изге бакча» дип исемләнгән спектакле премьерасын тәкъдим итә. Спектакльне Радик Сәлимов музыкасына Россиянең танылган хореографы Георгий Ковтун куйды, дип хәбәр итә ансамльнең матбугат хезмәте.
Башлана 18 сәгать 30 минутта.
Сюжет нигезендә Болгарны әйләндереп алган алма бакчалары турында риваять ята. Соңрак шәһәр белән бергә бакчалар да юкка чыгарыла. Зирәк хан бакчаны торгызырга уйлый, әмма өлгерә алмый, үтерелә. Ятим калган хан кызына әтисе хыялын тормышка ашырырга батыр егет ярдәм итә. Ул меңәрләгән сынаулар аша үтеп, күккләргә ашып тере алмагач ботагы алып кайтырга тиеш була. “Тереклек кенә тереклеккә җан өрә ала”, шулчак кына бакча яңадан чәчәккә күмеләчәк...”
Татарстан Республикасының Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасының Президент ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, дөньякүләм танылган балет артисты, Империя рус балеты җитәкчесе Гедиминас Таранда, Россия музыкаль продюсеры Илья Артемьев-Сысоев, танылган тырчы Динә Гарипова һәм башкалар концертның шәрәфле кунаклары булачак.
Добавить комментарий