Татарстан депутатлары укучы ятим балаларга түләүсез юл йөрү субсидияләрен хуплады
1 гыйнвардан юл йөрү өчен субсидия аена 258 сум күләмендә билгеләнгән.Бүген ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында депутатлар “Татарстан Республикасында адреслы социаль яклау турында”г...
1 гыйнвардан юл йөрү өчен субсидия аена 258 сум күләмендә билгеләнгән.
Бүген ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында депутатлар “Татарстан Республикасында адреслы социаль яклау турында”гы ТР законының 2 һәм 8нче маддәләренә үзгәрешләр кертү турында фикер алыштылар.
Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров аңлатуынча, закон проекты республика законын федераль закон белән яраклаштыру максатыннан эшләнгән. Аерым алганда, уку барышы вакытында балалар әти-әнисен яисә әтисе я әнисе генә булганда аны да югалтсалар, федераль закон нигезендә гарантияләргә ия булучы аерым категория гражданнар исемлегенә керәләр. Шулай ук РФ законы тарафыннан ятим балаларга һәм ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм чаралары һәм дәүләт гарантияләре билгеләнгән.
Шуның белән бергә, һөнәри белем алуда яки эшче һөнәрләре буенча әзерлек вакытында, шулай ук дәүләт хезмәткәрләре һөнәренә көндезге бүлектә укыганда әлеге укучылар юлда түләүсез йөрергә хокуклы.
«ТР Президенты кушуы буенча, республиканың закон проектында әлеге гарантия төп гомумбелем программалары буенча укучылар өчен дә саклана», – дип билгеләп үтте ул.
Депутатлар закон проектын хупладылар, ул ТР Дәүләт Советы утырышында каралачак.
М. Гафаров Татарстанда шушы категориягә керүче әти-әнисе яки аларның берсе үлгән 18 дән 23 яшькә кадәрге 45 яшь кеше барлыгын җиткерде.
Республикада 1 гыйнвардан төп гомумбелем программалары буенча укучы ятим һәм ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларга аена 258 сум күләмендә субсидия билгеләнгән.
Юл йөрүгә субсидия чыгымнары быелгы суммадан чыгып каралган – елына 139,3 мең сум фаразлана (258 сумнан 45 балага). Әлеге максатка акчалар республика бюджетыннан бүленә.
Чыгынак: "Татар-информ"
Добавить комментарий