Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстан эшмәкәрләре веломарафонга чыга

27 май көнне Татарстан эшмәкәрләре, Бөтенроссия эшмәкрләре көне уңаеннан, IX веломарафонга чыгачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына ТР Кече һәм урта эшмәкәрлек ассоциациясе матбугат хезм...

27 май көнне Татарстан эшмәкәрләре, Бөтенроссия эшмәкрләре көне уңаеннан, IX веломарафонга чыгачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына ТР Кече һәм урта эшмәкәрлек ассоциациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
9 ел дәвамында үткәрелә торган чарага эшмәкәрләр генә түгел, ә аларның гаиләләре дә кушыла. "Еш кына район хакимияте вәкилләре, хәтта Татарстан прокуроры да безнең белән велосипедта дистәләгән чакрым узды", - ди матбугат хезмәткәре.
Быел веломарафон Казан-Югары Ослан-Кайбыч- Казан маршруты буйлап узачак. Чарада катнашучылар арып яки башка сәбәпләр аркасында маршрутны дәвам итә алмыйлар икән, ул чагында велосипедны машинага салып, автомобильдә генә барырга мөмкин булачак.
Веломарафонда ассоциация әгъзалары гына түгел, ә теләге булган бөтен кеше дә катнаша ала.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: