Бүген "Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" автоном коммерцияле булмаган оешма, "Яшь пофессионаллар" профессиональ берлекләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы" Берлеге белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" автоном коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Светлана Чупшева белән очрашты.
Очрашу Санкт-Петербургта Петербург халыкара икътисади форум кысаларында узды.
![àðñþÃâð ôõûõóðÃâ øø àõÃÂÿÃÆñûøúø âðÃâðÃâ¬ÃÂÃâðý òþ óûðòõ àßÃâ¬ÃµÃ·Ã¸Ã´ÃµÃ½Ãâþü àâ à.ÃÂ.ÃÅøýýøÃâ¦Ã°Ã½Ã¾Ã²Ãâ¹Ã¼ ò ßõÃâõÃâ¬Ã±ÃÆÃâ¬Ã³ÃÂúþü üõöôÃÆýðÃâ¬Ã¾Ã´Ã½Ã¾Ã¼ ÃÂúþýþüøÃâ¡ÃµÃÂúþü ÃâþÃâ¬ÃÆüõ.](http://tatarstan.ru/file/photoreport2/view_5293687_3867840.jpg)
Килешү буенча Сәнәгать (икътисади) үсешен кадрлар белән тәэмин итү региональ стандартларын гамәлгә кертү буенча яклар хезмәттәшлеген күзаллый.
Документка имзаларын "Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" автоном коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Светлана Чупшева, "Яшь пофессионаллар" профессиональ берлекләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы" Берлеге генераль директоры Роберт Уразов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов куйдылар.
Добавить комментарий