Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Татарстан яшьләрен "Республикам, чәчәк ат" онлайн эко-квестында катнашырга чакыралар

Чара 2017 елның 1 апреленнән 1 июненә кадәр узачак санитар-экологик икеайлык кысаларында уза."Будет чисто" яшьләр экология хәрәкәте "Республикам, чәчәк ат" онлайн эко-квесты - бәйге игълан итә. Чара Т...

Чара 2017 елның 1 апреленнән 1 июненә кадәр узачак санитар-экологик икеайлык кысаларында уза.


Кызыклы маҗараларда катнашу өчен республиканың балалар һәм студентлар командалары чакырыла.
Бәйгедә катнашу өчен:
- 4-10 кешелек төркем тупларга;
- "Будет чисто" яшь экология хәрәкәте сайтына (http://budetchisto.tatar/) теркәлергә, «ВКонтакте» челтәрендә «Будет чисто в Татарстане» https://vk.com/budetchisto_tatar төркеменә кушылырга;
- тутырылган гаризаны budetchisto.tatar@mail.ru электрон адресына җибәрергә;
- күп күләмдә биремнәр башкарырга кирәк
Иң күп балл җыйган командаларга Яшьләр экология хәрәкәтеннән кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
Бәйгенең шартлары белән тулырак https://vk.com/budetchisto_tatar "Будет чисто" яшьләр экология хәрәкәте сайтында танышырга мөмкин.
Гаризалар 2017 елның 20 мартыннан 7 апреленә кадәр кабул ителә.
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: