Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстан Иҗтимагый палатасы составы расланды

Бүген Казанда Татарстан Иҗтимагый палатасының Татарстан Президенты һәм республика Дәүләт Советы раслаган әгъзалары җыелышы узды. Җыелышта палатаның калган өчтән бер өлеше формалашты. Бу хакта оешманың...


Бүген Казанда Татарстан Иҗтимагый палатасының Татарстан Президенты һәм республика Дәүләт Советы раслаган әгъзалары җыелышы узды. Җыелышта палатаның калган өчтән бер өлеше формалашты. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.


Барлыгы егерме әгъза расланды. Алар арасында «Казан рус милли-мәдәни берләшмәсе» башлыгы Ирина Александровская, «Ярдәм» хәйрия фонды советы рәисе Илдар Баязитов, «КАМАЗ» ГАҖ профсоюз оешмасы рәисе Александр Васильев, «Татарстан — Яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы әгъзасы Анастасия Исаева һәм башкалар бар.


«Татарстан Иҗтимагый палатасына Татарстан территориясендә теркәлгән коммерцияле булмаган оешмалардан үз вәкилләрен палата составына кертү турында 40 гариза керде», - диделәр матбугат хезмәтендә. Иҗтимагый палата 60 кеше составында формалаштырылган.


Татарстан Иҗтимагый палатасының хәзерге рәисе Анатолий Фомин хәбәр иткәнчә, оешма җитәкчелеген алмаштыру мәсьәләсе 16 гыйнварда ТР Дәүләт Советында узачак гомуми утырышта каралачак.

"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: