Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

Татарстан йөзүчесе Александр Красных дөнья чемпионатында ярымфиналга узды

Будапешт шәһәрендә Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында йөзү буенча ярышлар дәвам итә. Кичә, йөзү ярышларының беренче көнендә, 400 метр арага ирекле ысул белән йөзүдә квалификация этабында ук...

Будапешт шәһәрендә Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында йөзү буенча ярышлар дәвам итә. Кичә, йөзү ярышларының беренче көнендә, 400 метр арага ирекле ысул белән йөзүдә квалификация этабында ук уңышсыз чыгыш ясаган Татарстан спортчысы Александр Красных бүген ике тапкырга кыскарак дистациядә ярымфиналга узды.
200 метр арага ярышларның бүген кич узачак ярымфиналына, Бөгелмә спортчысыннан тыш, Россия җыелмасыннан Михаил Довгалюк та үтте. Квалификация этабында Довгалюк финишка өченче күрсәткеч (1 минут 46,47 секунд) белән килсә, Александр бишенче булды – 1.46,51.
Исегезгә төшерәбез, 22 яшьлек Александр Красных дөнья чемпионатында 4×200 метр арага эстафетада да катнашырга тиеш.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: