Татарстан юлларын кардан чистартырга 450 берәмлек махсус техника чыгарырга туры килгән
атарстанда федераль дәрәҗәдәге юлларны кардан чистарту өчен 126 берәмлек махсус техника эшкә җигелгән, төбәк юлларында – 329 берәмлек техника эшли. Бу хакта республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы мин...
Узган тәүлектә бозлавыкка каршы көрәштә 6954 тонна комлы-тоз катнашмасы, 386 тонна чиста тоз һәм 246 тонна тозлы су кулланылган. Кышын федераль һәм төбәк дәрәҗәдәге юлларны тәэмин итү өчен бозлавыкка каршы материаль тулы күләмдә – 387 мең тонна әзерләнгән.
Хәзерге вакытта Татарстан аэропортлары гадәти режимда эшли, дип җиткерә министрлык.
«Татар-информ»
Добавить комментарий