Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстан кешеләреннән 10 млн сумнан артык акча урлаган брокерлар төркеме тоткарланган

Татарстанда финанс консультацияләре һәм форекс-дилерда сату-алу үткәргән булып һәм республика, Түбән Новгород, Свердловск өлкәләреннән торып гражданнардан акча урлаган аферистлар төркеме турындагы җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре ачыклаганча, җинаятьчеләр интернетта эш эзләү турында игълан урнаштырган кешеләр белән элемтәгә кергән һәм аларга югары хезмәт хакы түләнә торган эш тәкъдим иткән.

Алар клиентларны үзләре контрольдә тоткан ялган брокерда теркәгән, анда сәүдә операцияләрен имитацияләгән вакытта акча урлаган. Әгәр гражданнарның акчасы булмаса, аларга кредит алырга ярдәм иткәннәр.

Нәтиҗәдә, Екатеринбургта һәм Мәскәүдә берничә оештыручы, төбәк директоры һәм төркемнең ике актив катнашучысы тоткарланган. Аларга карата мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында искәртүләренчә, бүгенге көндә Татарстанда зыян күрүчеләрдән 15 гариза килгән. Зыянның күләме 10 миллион сумнан артып китә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-keselarennan-10-mln-sumnan-artyk-akca-urlagan-brokerlar-torkeme-totkarlangan-5871873

 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: