Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстан илкүләм проектларга тоткан акча күләме буенча лидер төбәкләр өчлегенә керде

Татарстан илкүләм проектлар бюджетын үзләштерү буенча алдынгы төбәкләр өчлегенә кергән. Мондый мәгълүматларны «Электрон бюджет» системасы мәгълүматларына сылтама белән РБК хәбәр итә.«Илкүләм проектлар...


Татарстан илкүләм проектлар бюджетын үзләштерү буенча алдынгы төбәкләр өчлегенә кергән. Мондый мәгълүматларны «Электрон бюджет» системасы мәгълүматларына сылтама белән РБК хәбәр итә.


«Илкүләм проектлар буенча бюджетны үтәү лидерлар булып Чечня (77,4 процент), Адыгея (75,5 процент), Татарстан (72,8 процент), Мәскәү (72,2 процент) һәм Пенза өлкәсе (71,2 процент) тора», диелә хәбәрдә.


8 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча, абсолют күрсәткечләрдә Татарстанның чыгымнары 18,4 млрд сумга якын тәшкил иткән.


Рейтингның иң соңгы урыннарында Дагыстан, анда акчаның дүрттән бер өлеше үзләштерелгән. Шулай ук Еврей автономияле өлкәсе (якынча 23,6 процент), Магадан өлкәсендә (15 проценттан азрак) бюджетның бик аз өлеше үзләштерелгән.

"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: