Татарстан мәчетләрендә балалар өчен белем алу һәм күңел ачу чаралары әзерләнә
Кышкы каникул көннәрендә Татарстан мәчетләрендә мәктәп балалары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары узачак. Оештыручылар 28 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр малайлар һәм кызлар өчен белем алу, күңел ачу про...
Сабыйлар ислам дине фәннәре (гакыйдә, фикъһе, пәйгамбәрләр тарихы, гарәп теле, Коръән һ.б.) белән танышып кына калмыйча, әдәп-әхлак тәрбиясе алачак, моңа кадәр үзләштергән белемнәрен тирәнәйтәчәк.
Дәресләр балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, күп очракта малайлар һәм кызлар өчен аерым үткәрелә. Укудан бушаган арада балалар һәм яшүсмерләр өчен мөхтәсибәт вәкилләре һәм мәчет хезмәткәрләре төрледән-төрле мастер-класслар, иҗади бәйгеләр һәм конкурслар оештыра. Быелгы курслар Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында үткәрелә.
Үткәреләчәк чаралар турында тулы мәгълүмат ТР Диния нәзарәте сайтында бирелә. Биредә күрсәтелгән телефоннарга шалтыратып, әти-әниләр балаларның ялын файдалы үткәрү буенча белешә ала.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-macetlarenda-balalar-ocen-belem-alu-ham-kunel-acu-caralary-azerlana-5864931
Добавить комментарий